Сәяси репрессия корбаннары хәтер китабының чираттагы томы дөнья күрде

Сәяси репрессия корбаннары хәтер китабының чираттагы томы дөнья күрде

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Шушы көннәрдә «Татарстан Республикасы сәяси репрессия корбаннарының хәтер китабы» дигән басманың 13нче томы дөнья күрде. Анда «с» хәрефенә башланган 2864 кешенең фамилиясе кергән.

Ике телдә язылган китапта 1917-1986нчы елларда совет иленә каршы эшчәнлек һәм агитация алып барган өчен дип кулга алынып хөкем ителгән һәм хәзерге көндә реабилитацияләнгән Татарстан кешеләре турында мәгълүмат тупланган. Шулар арасында 15 проценты, ягъни 438 кеше — татар һәм керәшен, ә 9 проценты хатын-кыз. Өч меңгә якын репрессия корбанының 340ы атып үтерелгән һәм 363е тоткында үлгән булган. Шулардан 300ләп кеше Казан шәһәренеке, 83 кеше исә Свияжски утравы төрмәсендә җан биргән. Хәтер китабына кергән исемлектә әле 1986нчы елда гына «совет хакимиятенә яла ягучы» дип кулга алынган һәм бүгенге көндә Казанда яшәүче Николай Сидуков та бар. Питрәч районы Альвидино авылында 1958нче елда туган егет Г.Камал театрында сәхнә эшчесе булып эшләгән. Хөкем ителгәннән соң ул Казандагы психик хастаханәдә мәҗбүри дәвалануга җибәрелгән. Н.Сидуков 1995нче елда реабилитацияләнгән.

«Хәтер китабы» республика районнары хакимиятләренә репрессияләнгән кешеләргә һәм аларның гаиләләренә бушлай тапшыру өчен җибәрелергә тиеш.