Фәннәрне татар телендә укытучылар өчен «Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре»нең III кисәге чыкты

Фәннәрне татар телендә укытучылар өчен «Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре»нең III кисәге чыкты

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Мәктәп» нәшриятында «Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре»нең III кисәге басылып чыкты. Анда тарих, җәмгыять белеме, экология, география, технология, рәсем һәм җыр дәресләре эшкәртмәләре үрнәкләре тупланган.

Җыентыкны төзүчеләр — Мәгариф һәм фән министрлыгының төп белгече А.Юсипова һәм югары категорияле тарих укытучысы, Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре Г.Закирҗанова.

Татарстанның 1210 мәктәбендә фәннәр татар телендә укытыла. Балаларга фәннәрне туган телләрендә укытучыларның алдынгы тәҗрибәләре газета һәм журнал битләрендә яктыртыла, авторлык программалары һәм кулланмалары аерым китап булып басылып чыга. «Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре»ндә Татарстан мәктәпләре укытучыларының республика конкурсына җибәрелгән хезмәтләре тупланган. Әйтик, тарих һәм җәмгыять белеме буенча анда 14 укытучының язмалары урын алган. Алар арасында К.Сәлимованың «Илебезнең тарихы гаиләм язмышында» һәм С.Яббарованың «Болгар шәһәрләре буенча сәяхәт» дигән хезмәтләре дә бар. География буенча биредә Н.Хөсәенованың «Татарстан елгалары», Г.Гайнетдинованың «Татар халкының һөнәрчелеге», шулай ук җыр дәресе буенча Р.Һидиятуллинаның «Салих Сәйдәшев — татар профессиональ музыкасына нигез салучы» һәм Х.Әхәтовның «Курайлар дөньясында» кебек һ.б. дәрес эшкәртмәләре белән танышырга мөмкин.