Путин илнең һәр төбәгендә Covid-19 белән бәйле вазгыятьне җентекләп өйрәнергә кушты

РФ Оборона министрлыгы Байкал аръягында краенда коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен Россия Президенты йөкләмәсе буенча госпиталь булдырачак.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ Куркынычсызлык советы әгъзалары белән оператив киңәшмә уздырды һәм Covid-19 коронавирусы таралу белән бәйле йөкләмәләр бирде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Гомумән алганда, илдәге хәл тотрыклана, яхшырып килә, әмма алда әйтелгәнчә, һәр төбәктәге хәлләрне даими һәм җентекләп күзәтеп торырга, үзгәреп торучы вазгыятькә тиз арада реакция белдерергә кирәк», — диде Путин.

РФ Президенты утырышта катнашучыларның игътибарын Байкал аръягы краенда авырулар санының артуына юнәлтте. Путин сүзләренә караганда, төбәк максималь тиз күрсәтелә торган ярдәмгә мохтаҗ.

Дәүләт башлыгы Россиядә коронавирус белән хәлне тотрыкландыру өчен армия бүлекчәләрен берничә тапкыр кулланылуны искәртте. Аерым алганда, оборона министрлыгы белгечләре кыска вакыт эчендә төрле төбәкләрдә 16 госпиталь төзегән.

«Оборона министрыннан кичекмәстән госпитальнең тиешле структураларын, коронавирус белән авыручыларга ярдәм итү өчен барлык кирәкле җиһазлар һәм белгечләр белән комплектланган госпиталь төзүгә керешүегезне сорыйм. Бу очракта Байкал аръягы күздә тотыла», — дип бурыч куйды Путин.