news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы гимназиясе Бөтенроссия конкурсы җиңгән

Укучылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйгедә катнашкан.

(Әлки, 4 июнь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназия Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия «Россия патриотлары үстерәбез. Барын да истә тотабыз (2016-2020 еллар)» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әлеге бәйгедә катнашып, гимназия укучылары һәм укытучылары ветераннар турында бик күп материаллар туплаганнар — фоторәсемнәр, презентацияләр, видеороликлар, иншалар әзерләгән.

Конкурсны оештыручылар коллективның яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү, ватандашларыбызның каһарманлыгын пропагандалау, егетләрне Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүгә әзерләү буенча башкарган эшләрен югары бәяләгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100