news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына үзмәшгульләр өчен ипотека каникуллары турында закон проекты кертелде

Әлеге закон кабул ителгән очракта, шәхси эшмәкәр һәм үзмәшгульләр 2-НДФЛ формасы буенча белешмә урынына башка документлар тапшыра алачак.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасына үзмәшгульләргә һәм шәхси эшмәкәрләргә тигез шартларда ипотека каникуллары бирү турында закон проекты кертелде. Документ парламентның түбән палатасы сайтында урнаштырылган.

«Барлык әҗәтлеләргә „каникуллар“ бирүдә тигез шартлар тәэмин итүгә юнәлдерелгән закон проекты кертелде», — диелә Дәүләт Думасы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Хәзер авыр финанс хәлен раслау өчен әҗәтле кеше эш бирүчедән алына торган 2-НДФЛ формасы буенча белешмә бирергә тиеш. Тик моны шәхси эшмәкәрләр дә, үзмәшгульләр дә эшли алмый.

Яңа закон кабул ителгән очракта, шәхси эшмәкәр һәм үзмәшгульләр башка документлар — салым декларациясе, керемнәр һәм чыгымнар китабы һәм башка белешмәләр белән бирә алачак. «Күрсәтелгән документлар исемлеге кредитор тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә», — дип аңлата закон проекты авторлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100