news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтенроссия халык санын алуда катнашканда керемнең төгәл күләмен күрсәтү таләп ителми

Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 1 октябрьдәг 31 октябрьгә кадәр узар, дип планлаштырылган иде. Коронавирус таралу сәбәпле, Росстат аны 2021 елга күчерүне тәкъдим итә. Төгәл вакытны Россия Федерациясе Хөкүмәте билгели.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Халык санын алу барышында Россия халкына бирелә торган 30 сорауның берсе — яшәү өчен акча табу чыганаклары турындагы сорау. Исәпкә алу кәгазьләрендәге җаваплар респондентлар биргән мәгълүматлар нигезендә формалаштырылачак һәм документаль раслауны таләп итмәячәк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте Казан шәһәрендәге дәүләт статистикасы бүлегенә сылтама белән хәбәр итте.

Яшәү өчен акча чыганаклары турындагы мәсьәлә «Л» формасы бланкында урнашкан, ул Россия Федерациясендә даими яшәүче затлар турында белешмәләр җыю өчен билгеләнгән. Сорау түбәндәгечә яңгырый: «Сездә булган барлык акча чыганакларын санап үтегез» һәм бер яки берничә җавапны күздә тота.

Респондент чыганаклар арасында түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин: хезмәт хакы, эшкуарлык кереме, мөлкәтне арендага бирү, җыйган акчаларын, дивидендларны, пенсия, инвалидлык буенча пенсия, стипендия, эшсезлек буенча пособие, ташламалар, компенсацияләр, җиңүләр, иждивение һәм башкалар.

Керем чыганаклары турындагы пунктның җаваплары исемлеге «үзмәшгульлек» белән тулыландырылган. Бу сорауга җаваплар алда торган халык санын алу барышында РФ халкының мәшгульлеге турында тулы картина алырга мөмкинлек бирер дип көтелә. Шул ук вакытта керем чыганаклары турындагы сорауга җаваплар исемлегеннән «шәхси ярдәмчел хуҗалык» дигән аерым пункт төшереп калдырылды. Мондый җавап Бөтенроссия халык санын алу-2010 сораштыру кәгазендә булган.

Быел шәхси ярдәмчел хуҗалык (авыл хуҗалыгы продукциясен сату яисә алмаштыру) кереме «Эшмәкәрлек кереме, үзмәшгульлек» пунктына кертеләчәк. Бу пунктны эшкуарлык эшчәнлегеннән кереме булганнар билгеләп үтә ала. Бирегә шулай ук грантлар, язучыларга, рәссамнарга, адвокатларга акчалата бүләкләр дә кертелә. Продукцияне үзләре куллану өчен җитештергән очракта, «үзебезгә куллану өчен товарлар җитештерү» чыганагы билгеләнә.

Эш бирүчене күрсәтү таләп ителми. Мәсәлән, «хезмәт хакы» яки «пенсия» кебек акча чыганагын гына күрсәтергә кирәк булачак. Җавап документаль раслауны таләп итмәячәк. Гражданнар шәхси мәгълүматлар бирмәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100