news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада мәктәп укучыларына азык-төлек җыелмалары бирәләр

Азык-төлек җыелмасына макарон эшләнмәләре һәм төрле ярма кергән.

Алабугада мәктәп укучыларына азык-төлек җыелмалары бирәләр
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 4 июнь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга районында узган атна ахырында мәктәп укучыларына азык-төлек җыелмалары бирә башладылар. Аларны мәктәп укучылары инде икенче тапкыр ала. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Азык-төлек җыелмасы бу айда узган айга караганда азрак. Бу юлы аңа макарон әйберләре һәм бодай ярмасы кергән. Мәгариф идарәсендә аңлатуларынча, бу — матди ярдәм дә, түләүле туклану өчен компенсация дә түгел. Җыелмалар мәктәп туклануының айлык бәясе исәбеннән тупланган, ул җирле бюджеттан дотацияләнә, ә бу бер уку көненә 7 сум 7 тиен, ди идарә башлыгы Ривал Зарипов.

Азык-төлек бирү вакыты турында мәгълүматны сыйныф җитәкчеләре җиткерә. Җыелмаларны таратканда коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү чаралары да үтәлә.

Искәртик, узган атнада Алабугада бушлай азык-төлек җыелмаларын тагын йөздән артык чернобыльче дә алды. Азык-төлек җыелмасына ярма, чәй янына тәм-томнар һәм беренче чиратта кирәкле башка товарлар керде. «Ашыгыч» азык-төлек ярдәме катлаулы икътисади хәл аркасында муниципалитет тарафыннан күрсәтелде. Апрель–май айларында азык-төлек җыелмаларын ветераннар, ялгыз яшәүче пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, аз тәэмин ителгән һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр алган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100