Ютазыда әти-әниләрнең ваемсызлыгы балалар тәртибендә чагыла

Утырышта җиде административ беркетмә тикшерелде.

(Ютазы, 4 июнь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы район башкарма комитеты каршындагы балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең бүген узган утырышында җиде административ беркетмә тикшерелде, дип яза җирле басма.

Утырышка чыкыру кәгазе алган әтиләрнең берсе балигълык яшенә җитмәгән улының квадроциклда машина юлына чыгуында, икенче әти кеше тугыз яшьлек улының күз алдында аракы чөмергәне һәм начар сүзләр әйтеп сүгенгәне өчен гаепләнде. Урыссу бистәсендә урнашкан сәүдә нокталарының берсеннән шоколадлар урлаган малайга исә комиссия әгъзалары мондый күренешнең җинаять булуын һәм тагын бер тапкыр кабатланса, аңа район комиссиясе каршында түгел, башка урында басып торырга туры киләчәген яхшылап аңлатты. Сүз уңаеннан, кибетләрдән тауар чәлдерү – үсмерләр арасында әледән-әле очрый торган гадәттән тыш вакыйга.