Visit Tatarstan рәсми туристлар гиды чыгарылды

"Татарстан: 1001 ләззәт" рәсми гиды махсус җәйге туристлар сезоны һәм футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы башлану уңаеннан чыгарылган.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Visit Tatarstan брендының "Татарстан: 1001 ләззәт" дигән рәсми гиды барлыкка килде, ул җәйге туристлар сезоны һәм футбол буенча 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы башлануга махсус чыгарылган, дип хәбәр итә  Татарстан Республикасының туризмны үстерү үзәге.

Бу туристлар гиды гына түгел, ә мәдәният, гастрономия, спорт һәм башка өлкәләр буенча юл күрсәтүче. Гидта мәгълүмат ике зур өлешкә бүлеп бирелгән.

Беренче өлештә мөстәкыйль сәяхәтчеләр өчен сигез көнлек уникаль маршрут тәкъдим итә. Ул Казаннан башланган алты туристлык юнәлешне – Казан, Зөя утрау-шәһәре, Бөек Болгар, Алабуга, Тәтеш, Чистайны үз эченә ала. Бу маршрут Татарстанның туристлык юнәлешләре белән мөстәкыйль рәвештә танышыр өчен эшләнгән.

Икенче өлеш иң яхшы туристлар объектлары һәм 2017 елның кызыклы вакыйгалары рәвешендә күрсәтелә. Бу өлеш түбәндәге бүлекләрне үзенә ала: театрлар, музейлар, матурлык, милли кухня, рестораннар, балалар белән ял, шәһәр буйлап сәяхәт, шәһәр читендәге ял, актив ял, Татарстаннан нәрсә алып кайтырга.

"Файдалы мәгълүмат" бүлеге туристларга Татарстан буйлап уңайлы сәяхәт итәргә ярдәм итә. Монда транспорт, кунакханәләр, валюта алыштыру пунктлары, велопрокатлар, пароковкалар һәм таксилар турында мәгълүмат тупланган. 

Ике өлеш арасында футбол җанатарлары өчен, Конфедерацияләр Кубогының футбол матчлары расписаниесе, Казанның төнге күңел ачу картасы белән махсус бүлек эшләнгән. Картаны үзең белән алып төнге Казан буйлап сәяхәт итәргә мөмкин. 

Туристлар гиды 34 мең тираж белән рус, инглиз, испан, немец, һәм кытай телләрендә чыгарылган.