Ростуризм Россия халкына Британиядә саклык чараларын күрүне киңәш итә

Лондондагы төнге терактларга бәйле рәвештә Ростуризм Британиядәге ватандашларны сак булырга чакыра.

 (Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Ростуризм Бөекбритания территориясендәге Россия туристларына  сизгерлекне сакларга, иминлек чараларын күрергә, кешеләр күп җылган урыннардан ерак  булырга һәм җирле хакимият күрсәтмәләре буенча эш итәргә куша. Бу хакта " Интерфакс" хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында Россия кешеләре юк. Алдарак Россиянең Лондондагы илчелеге төнге терактларда зыян күрүче Россия кешеләре юк икәнен җиткергән иде. 

Исегезгә төшерәбез, шимбә кичендә фургондагы билгесез затлар югары тизлек белән Лондон күперендә җәяүлеләр юлына килеп керә. Автомобильдән чыгып, ау пычаклары белән коралланып, кешеләргә ташланалар. Шулай ук һөҗүм Боро базары тирәсендә дә була. Лондон вакыты белән 00:25 сәгатькә бу хәлләрне Лондон полициясе рәсми рәвештә теракт дип хәбәр итә. Террорчылар юкка чыгарыла. Соңгы мәгълүматлар буенча 7 кеше һәлак булган, якынча 50 кеше  хастаханәдә.