Чистай районы паркы кызганыч хәлдә

2011 елда Чистай районы Тегермән мәйданы микрорайонында булдырылган паркны чистайлылар шунда ук үз иткәннәр иде.

(Чистай, 4 июнь, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Павел Мельников). ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков тырышлыгы һәм муниципаль хакимият ярдәме белән 2011 елда Чистай районы Тегермән мәйданы микрорайонында булдырылган паркны чистайлылар шунда ук үз иттеләр, дип яза җирле басма.

Уңышлы урнашу урыны, корылмаларның үзгә архитектурасы паркта төрле чаралар һәм фотосессияләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Кыскасы, шәһәрлеләр өчен менә дигән ял итү урыны.

Вакыт узу белән хәл үзгәрде һәм, ни кызганыч, яхшы якка түгел. Хуҗа булмау һәм кайбер шәһәрлеләрнең намуссызлыгы паркны бүгенге хәленә китереп җиткерде. Җимерек тегермәннәр, үлән баскан газоннар, чүп-чар – болар барысы да кайчандыр яраткан урында ял итүдән биздерә. Чистайлылар өчен корылган парк үзенең үзгәлеген һәм матурлыгын югалта.