Чаллы шәһәрендә инвалид-балалар өчен педагогик дәвалау үзәге ачылды

Татарстандагы аутист балалар өчен булган бердәнбер үзәкнең эшчәнлеген киңрәк җәелдерергә 10 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Кичә Яр Чаллы шәһәрендә капиталь төзекләндерелгәннән соң "Чудо-дети" педагогик дәвалау үзәге ачылды. Ачылышта шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова катнашты. 

Үзәктә берничә ел дәвамында капиталь төзекләндерү эшләре барды. Татарстандагы аутист балалар өчен булган бердәнбер үзәкнең эшчәнлеген киңрәк җәелдерергә 10 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүген үзәк махсус су бүлмәсе белән, уникаль технологияләр буенча ком һәм сенсорлы терапия дәресләре өчен җайланмалар, музыка терапиясе, зоотерапия, әкият терапиясе, барабан терапиясе, арт-терапия бүлмәләре белән җиһазландырылган.

Үзәкнең җитәкчесе Ася Кислова шәһәр мэрына һәм битараф булмаган Чаллы кешеләренә үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук шәһәр җитәкчесенә Үзәктә тәрбияләнүче балалар үз куллары белән ясаган "Мәрхәмәтле куллар" картинасын бүләк итте. 

Бүген үзәккә 1,5 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 100дән артык бала йөри. Резервта 200дән артык бала тора. Дәресләрне төрле юнәлештә эшләүче квалификацияле 26 белгеч уздыра. Алар арасында дефектологлар, логопедлар, дәвалау физкультурасы инструкторлары бар. 

Үзәкнең төп максаты – менталь тайпылышлары булган авыру балаларга коррекцион-реабилитацион-педагогик ярдәм шартлары тудыру.