Алексеевскидан Арслан үзәккә үтәрлек итеп җырлавы белән шаккаттырды

“Священная война” җырын башкарган малай Мәскәүгә Андрей Малахов программасына барды.

(Алексеевск, 4 июнь, "Татар-информ", "Таң"). Талантлы балаларның сәләтен үстерү өчен ата-аналарга шактый тырышлык куярга туры килә. Яшь Сибгатуллиннар гаиләсе лаеклы ата-ана тәрбиясе һәм мәхәббәте үрнәге булып тора. Гүзәл Минакованы, ә хәзер инде Сибгатуллинаны, барыбыз да яхшы беләбез. Театр һәм кино йолдызы буларак кына түгел, ә барыннан да элек якташыбыз буларак. Гүзәл – Ялкын авылы кызы, ә Динар Сибгатулин – Ромоданнан. Бу пар тормышта үз урыннарын табып кына калмыйлар, ә бәлки талантлы уллар да үстерәләр, дип яза район газетасы.

Олы уллары Арслан үзенең “Священная война” җырын үзәккә үтәрлек итеп башкаруы белән интернет челтәрләрен һәм телевидениене шаккатырды. Ул бу җырны тамашачыларның күңелләрен нечкәртерлек һәм күзләренә яшь китерерлек итеп җырлады.

Нәни талант иясе турында күп кенә телеканаллар сюжетлар төшерделәр, ә Балаларны яклау көне алдыннан Сибгатуллиннар гаиләсен беренче каналга популяр телевидение алып баручысы Андрей Малахов программасына чакырдылар.

Без Гүзәлдән аның беренче каналга ничек эләгүләре, кем белән танышулары һәм өйләренә нинди тәэсирләр алып кайтулары белән кызыксындык:

– Социаль челтәрләрдә “Священная война” күренгәннән соң, безгә беренче каналдан шалтыратып, соклануларын белдерделәр. Аларның Арсланны бик тә беренче булып күрсәтәселәре килде. Шулай безне Андрей Малаховның “Пусть говорят” тапшыруына “Детство жжет” темасына чакырдылар.
Ләкин ул вакытка “Россия” каналы аларны узып киткән иде инде. Анда Никита Михалков Арыслан турында болай дип сөйләде:

– Әлеге җырны җырлаучы нәни генә шушы татар малае Арслан нәрсә турында җырлавын, бәлки, аңлап та бетермидер, ләкин аңарда илебездә яшәүче, анда яшәргә һәм аны сакларга теләүче һәр кешегә кирәкле җиңүче гены бар.

Нәтиҗәдә без Мәскәүгә Малахов янына бөтен гаиләбез белән бардык. Барысы да бик әйбәт узды. Без Андрейга түбәтәй бүләк иттек. Арслан өчен дә бу кичтә сюрпризлар күп булды. Валентина Талызина, Аркадий Укупник, Жасмин һ.б.лар кебек экран йолдызлары соклану сүзләре әйттеләр.

“Талантлы балачак – бу, нинди яшьтә булуыңа да карамастан, үз өстеңдә даими төстә эшләү. Арсланның терәге һәм яклаучысы – әти- әнисе.

Яшь талантка яңа иҗади казанышлар һәм нык сәламәтлек телик. Ә малайның әти-әтисе алдында улларын шундый итеп тәрбияләгәннәре өчен баш иик.