Албания Россия халкы өчен визаны гамәлдән чыгарды

Россиядә яшәүчеләргә таулар һәм яр буе курортлары булган Албания Республикасына бару өчен тагын бер сәбәп туды.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Албания Республикасы җитәкчелеге Россия гражданнары өчен 2017 елның 31 маеннан 15 ноябренә кадәр визаны гамәлдән чыгару турында бер яклы карар кабул итте. Шул рәвешле алар, җәйге сезонда Россия туристларын үзенә җәлеп итү өчен көрәштә көндәшлеккә сәләтле булырга җыена, дипхәбәр итә Аlbanian-news.ru порталы Албания дәүләт полициясе матбугат хезмәтенә сылтамада. Бу хакта "Российская газета" язып чыкты. 

Монда кабул ителгән кагыйдәләргә нигезләнеп, Россия гражданнарыныңы, алда күрсәтелгән вакыт аралыгында, Албания территорясенә кергәндә үзләре белән чит ил паспорты гына булуы мөһим. Аларның илдә тору вакыты 90 көн белән чикләнә. 

Экспертлар фикеренчә, Албания Министрлар Кабинетының Россия туристлары өчен вакытлыча визасыз режим карарын кертүе, җәйге сезонда туристлык өлкәсенең үсешенә генә түгел, ә илләр арасында тирән эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне, ике яклы килешүләрнең сыйфатын үстерүгә дә йогынты ясый. 

Шундый ук фикерне май башында "Albanian Daily News" басмасын биргән интервьюда Россиянең тышкы эшләр министры урынбасары Григорий Карасин да җиткергән иде.

"Албания белән безнең мөнәсәбәтләр тарихы күтәрелү һәм түбән төшүләр белән үрелгән. Дуслыктан башлап, 1961 елда араларны бөтенләй өзү дә булды, шулай ук хәзерге вакытта да авыр моментлар бар. Балкан илләренең берсендә дә мондый тәҗрибә башка юк. Тарихның бу дәресләрен дөрес аңлау өчен, Россия-Албания мөнәсәбәтләрендәге барлык кризисларның сәбәпләре, мәгълүм булганча субъектив икәнен искәртеп үтәргә кирәк, – дип белдерде Россия дипломаты. – Хәзер без бергәләп, илләр арасындагы хөрмәт һәм дуслык хисен кире торгызу буенча эшлибез". 

Шулай ук Албания эшкуарлары тарафыннан Россия туристларын җәлеп итү өчен кызыклы реклама эшләнгән. Россия халкына коммунистлар диктаторы Энвер Ходжиның яшерен атом-төш бункеры эчендә һәм Албания Республикасының төрле почмакларында эшләнелгән шундый ук 700 корылмада булырга тәкдим итәләр. Алар тауларда һәм диңгез яры буйларында урнашкан, шулай ук 1957 елда чыгарылган һәм 2011 елга кадәр Албания Кораллы көчләре составында булган (ЗИС-485) амфибий-транспорт җайланмасында хәрәкәт итү мөмкинлеге дә бар.