Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр көтелә

Көндез республика буенча температура 20-25 градус җылы тәшкил итә

 (Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республика буенча алмашынучан болытлы һава көтелә. Татарстанның күпчелек районнарында яшенле яңгыр явуы ихтимал.

Төнлә республика буенча температура 13-18 градуска кадәр төшәчәк, көндез 20-25 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура 15-17 градус җылы, көндез – 21-23.

6 июнь төнендә республикада болытлы һава, явым-төшем көтелми. Температура 8 градус җылы тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.