420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә Казанда VII Бөтенроссия нейрохирурглар съезды тәмамлана. Билгеле булганча, әлеге корылтайда бөтен Россиядән 800 дән артык кеше катнаша.
Съездны ябу тантанасы “Корстон” комплексында 17 сәгатьтә башлана. Журналистлар 16 сәгать 30 минутка Россиянең әйдәп баручы нейрохирурглары белән аралашу өчен чакырыла, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.