«Вкладлар:халыкка финанс кризис чорында нәрсә тәкъдим ителә» темасына «түгәрәк өстәл» узды

Анда Татарстанда эшчәнлеген җәелдергән банкларның вәкилләре катнашты

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ачык һәм ябык акционерлык җәмгыятьләр булган банкларда вкладлар: халыкка финанс кризис чорында нәрсә тәкъдим ителә темасына «түгәрәк өстәл» үткәрелде.

Анда Татарстанда эшчәнлеген җәелдергән банкларның вәкилләре – «Интеза-Санпаоло» группасына кергән КМБ БАНКының компанияләр белән эшләү буенча юнәлеше җитәкчесе Ольга Мясникова белән шушы ук КМБ БАНКның Түбән Новгород филиалының Казандагы бүлеге идарәчесе Илшат Бикмөхәммәтов һәм КМБ БАНКның региональ үзәгенең ваклап хезмәт күрсәтү бизнесы җитәкчесе Эдуард Щербань, ВТБ 24 банкының Казандагы 1659 нчы филиалы «На Калинина» өстәмә офисы директоры Аида Шакирова, Россия Федерациясе акционерлык коммерцияле Саклык банкы «Банк Татарстан» бүлегенең  халык вкладлары һәм исәп-хисаплары бүлеге җитәкечесе Раилә Кәримова, ЗЕНИТ банкының Казан филиалы ваклап хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы Ренат Фәйзетдинов, БТА-Казан АКБның УРРБ продукт менеджерлары бүлеге җитәкчесе Рузалия Романова катнашты.

 Мәгълүмат агентлыгының коммерция директоры Наил Селиванов алып барган әлеге сөйләшүдә икътисади кризис чорында банклар системасының ышанычлылыгы, банкларда тәкъдим ителгән вкладлар турында халыкның мәгълүматлы булуы, республика халкын банк күрсәтә алырлык сыйфатлы хезмәтләр базарына җәлеп итү, перспективалы яңа вкладлар белән таныштыру һ.б. мәсьәләләр турында сүз барды.