Компанияләрнең 38 проценты гына персонал өчен чыгымнарны киметергә җыенмый

HeadHunter тикшеренүләр хезмәте агымдагы елның май аенда 222 компания арасында “2009 елның җәй-көз айларында эштән кыскартулар кабатланмасмы?” дигән сораштыру уздырган

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). HeadHunter тикшеренүләр хезмәте агымдагы елның май аенда 222 компания арасында “2009 елның җәй-көз айларында эштән кыскартулар кабатланмасмы?” дигән сораштыру уздырган. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, компанияләрнең 38 проценты гына персонал өчен чыгымнарны киметергә җыенмый. Ә IT- компанияләр, халыкка һәм бизнеска хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр персонал өчен чыгымнарны күп кыскартырга ниятләми.
Оешмаларның тагын 38 проценты хезмәткәрләрнең бер өлешен эштән җибәрергә җыенуларын хәбәр иткән. Компанияләрнең бер өлеше – хезмәт хакы киметергә, бер өлеше – эш атнасын кыскартырга, бер өлеше мәҗбүри ялга җибәрергә җыена. Шулай ук еш кына социаль пакетны бетерү дә күзәтелә.
Зур компанияләр күп очракта кешеләрне эштән җибәрү һәм хезмәт хакларын киметү турында хәбәр итә. Бу күбрәк банк һәм финанслар, җитештерү тармагына карый. Шулай ук төзелеш һәм күчемсез милек, транспорт компанияләре дә бу алымны өстен күрә. Бу хакта HeadHunter тикшеренүләр хезмәтенең Маркетинг һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча менеджеры Инсар Сәгыйтов хәбәр итә.