Сәрия Вәлиева: “Татарстан Россиянең инвестиция җәлеп итүче төбәкләре бишлегендә”

Казанда финанс базарларында катнашучыларның X Бөтенроссия конференциясе үз эшен башлады.
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Денис Тихонов). Россия фонд базары үсеш стадиясендә. Бу хакта бүген “Мираж” кунакханәсендә финанс базарларында катнашучыларның X Бөтенроссия конференциясе ачылышында Россия Финанс базарлары хезмәтенең Идел-Чулман төбәге бүлеге җитәкчесе Сәрия Вәлиева белдерде. Конференция эше төбәкләрдә бизнесны үстерүдә финанс инструментларына багышланган.
Сәрия Вәлиева сүзләренә караганда, әгәр элек фонд базарында акция һәм облигацияләр төп инструментлар булса, соңгы вакытта коллектив инвестицияләр киң таралыш тапкан. “Бизнесны үстерү яңа этапка күчте, - дип өстәде ул. – Соңгы вакытта фонд базарында катнашучылар активлар белән идарә итү сыйфатына зуррак игътибар бирә башлады”.
Россия Финанс базарлары хезмәтенең Идел-Чулман төбәге бүлеге җитәкчесе шулай ук соңгы елларда финанс базарында эшләүче оешмаларның саны артуын билгеләп үтте. Әйтик, Идел-Чулман төбәге территориясендә кыйммәтле кәгазьләр базарындагы 80 профессиональ катнашучы үз эшчәнлеген алып бара, алар дистәләгән инвестиция фондлары һәм 10 меңнән артык оешманың мәнфәгатьләрен яклый. “Бүген Татарстан инвестицион яктан җәлеп итү буенча Россиянең беренче биш төбәге исемлегенә ышанычлы төстә керә”, - дип йомгаклады ул.
Республика хөкүмәте исеменнән конференциядә катнашучыларны икътисад министры Наил Гобәев сәламләде. Чара кунакларына Татарстанның инвестицион потенциалы һәм Казан турында фильмнар күрсәттеләр.
Финанс базарларында катнашучыларның X Бөтенроссия конференциясе 3 көн эшләячәк. Бурычлар базары ликвидлыгы, ябык пай инвестиция фондлары, төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлегендә биржаны роле – шушы һәм башка мәсьәләләр күтәреләчәк чарада.