Мәктәп яны лагерьларында 9 мең яшь чаллылы ял итә алачак

Көн саен 15-21 сәгатьләрдә мәгариф учреждениеләренең 49 спорт мәйданчыгында төрле мәдәни һәм спорт чаралары оештырылачак.
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). 2 июньнән Чаллыда укучылар өчен көндезге сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлады. Алар шәһәрнең 60 мәктәбендә оештырылган. Быел аларда 9 мең яшь чаллылы ял итә алачак.
Көн саен 15-21 сәгатьләрдә мәгариф учреждениеләренең 49 спорт мәйданчыгында төрле мәдәни һәм спорт чаралары оештырылачак. 16-20 сәгатьләрдә шәһәрнең 105 ял мәйданчыгында да шундый ук эшләр алып барылачак.
Быел җәй 9,5 меңнән артык бала профиль лагерьларында ял итәчәк. Опекадагы балалар, яшь коткаручылар, туристлар, волейболчылар, шәһәр Балалар Думасы әгъзалары өчен махсус заездлар оештырылган. 130 бала Санкт-Петербург һәм Кара диңгез ярында ял итү мөмкинлеген алачак.
Яшьләр эшләре белән идарә линиясе буенча милли-мәдәни, социаль-психологик, туристик, хәрби-патриотик, әхлакый-эстетик һәм башка юнәлешләр буенча лагерьлар эшләр дип көтелә. Бу лагерьларда 1190 укучы ял итәчәк. Аз тәэмин ителгән һәм күп балалары гаилә балалары өчен дәвалау-сәламәтләндерү комплексларында һәм социаль учреждениеләрнең үзләрендә ял итү каралган.
Җәйге чорда 4 мең яшь чаллылы шәһәр оешмалары белән хезмәт килешүләре нигезендә эш бирүчеләр һәм бюджет хисабына эшкә урнаштырылачак.
Башкарма комитет җитәкчесе Васил Шәйхразыев имзалаган карар нигезендә, балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру буенча шәһәр штабы составы расланган. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов җитәкли. Штабка дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре кергән, дип хәбәр итә Чаллы мэрия матбугат хезмәте.