Лениногорскида “Василек” ҖЧҖнең Хезмәт Кодексын бозып эшләве ачыкланган

Лениногорски шәһәре прокуратурасы хезмәт законы үтәлеше өстеннән күзәтчелекне җанландырган
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Лениногорски гражданины К. тарафыннан, “Василек” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә хезмәт хакы түләнмәү һәм эштән киткәндә, тулысынча исәп-хисап ясалмау турындагы мөрәҗәгать нәтиҗәсендә, прокуратура ширкәттә хезмәт законы үтәлешен тикшерергә карар кыла, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.
Тикшерү барышында ачыкланганча, предприятиедә барлыгы 59 кеше эшли. Шулай ук биредә РФ Хезмәт Кодексының хезмәт хакларын түләү вакыты турындагы 136 нчы маддәсе бозылуы һәм түләнмәгән эш хаклары буенча бурыч җыелуы мәгълүм булган. Моннан тыш, оешмада “РФ дә мәҗбүри пенсия иминияте турындагы” ФЗ таләпләре дә үтәлмәгән. Иминият взнослары вакытында һәм тулысынча түләнмәгән.
“Василек” предприятиесе юридик затына карата административ эш кузгатылган. Шулай ук судка, 133 мең сумнан артык күләмдәге иминият взнослары буенча бурычларны түләттерү буенча дәгъва гаризасы юлланган.