Бу җәйдә ил күләмендә 1 млн. нан артык бала Кара диңгез ярларында сәламәтлеген ныгытачак

Аларны ял урыннарына озату өчен 300 дән артык поезд билгеләнгән
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Җәйге каникуллар чорында балаларны тимер юл транспортында ял итү урыннарына илтүгә сорау арта. Узган җәй, мәсәлән, ерак араларга йөрүче поездларда 957 мең бала һәм үсмергә хезмәт күрсәтелгән.
«Россия тимер юллары» компаниясе рәсми сайты хәбәрләренә караганда, бу җәйдә Кара диңгез ярларындагы лагерьларда 1млн. артык бала ял итәр һәм сәламәтлеген ныгытыр дип көтелә. Аларны ял урыннарына озату өчен 300 дән артык поезд билгеләнгән. Бу юнәлештә кече пассажирларның иң күп агымын Мәскәү, Сверловски, Төньяк, Көнбатыш-Себер, Октябрь тимер юллары тәэмин итәргә тиеш. Мәсәлән, диңгезгә ерак Себердән 300 меңнән артык, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономиле округларыннан 25 меңнән артык бала барачак.