“Ак чәчәкләр” республика премиясе номинантлары билгеләнгән

“Ак чәчәкләр” республика премиясе номинантлары билгеләнгән
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). “Ак чәчәкләр” республика премиясе номинантлары билгеләнгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
“Ел табибы” номинациясендә “Профессиональ бурычны намуслы үтәү һәм гуманлылык өчен” номинантлар – Клиник онкология диспансеры табиб-онкологы, хирургик авырулар кафедрасы доценты Фоат Әхмәтҗанов, Казан медицина университеты клиникасының гинекология бүлеге мөдире Сания Хәйретдинова, Төбәкара клиник-диагностика үзәге кардиохирургия бүлеге җитәкчесе Әнвәр Садыйков.
“Ел хирургы” номинациясендә – “Виртуоз осталык һәм кешелеклелек өчен” – Казанның 7нче хастаханәсенең хирургия бүлеге җитәкчесе Минкадыйр Купкенов, Чистай үзәк район хастаханәсе травматология бүлеге табиб-нейрохирургы Рөстәм Гобәйдуллин, КНИИТО микрохирургия бүлеге җитәкчесе Андрей Богов.
“Уникаль очрак” номинациясендә – “Сәнгать, осталык һәм тәвәккәллек өчен” – травматолог-ортопед, КНИИТО кул чугы хирургиясе бүлегенең өлкән гыйльми хезмәткәре Глеб Микусев, Республика клиник хастаханәсе дәүләт медицина учреждениесенең 3нче реанимация һәм интенсив терапия бүлеге башлыгы Таһир Габитов, Республика клиник хастаханәсенең бөер күчереп утырту бүлеге башлыгы Ринат Галиев.
“Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинациясендә – “Профессиональлек һәм танылу өчен” – Арча үзәк район хастаханәсенең гомуми тәҗрибә табибы Резеда Хакимҗәнова, Әлки район Юхмачы участок хастаханәсенең гомуми тәҗрибә табибы Гөлшат Мисбахова, Казанның Кадышево бистәсе гомуми тәҗрибә табибы Тәнзилә Баязитова.
“Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә – “Игелекле куллар һәм осталык өчен” – Азнакай районы Баланлы Бүләк авылы фельдшеры Рәмзия Габидуллина, Әлмәт районының Югары Мактама авылы фельдшер-акушер пункты башлыгы Резидә Галипова, Чаллының 3нче участок балалар сырхауханәсе шәфкать туташы Фәридә Зәкиҗанова.
“Ел җитәкчесе” номинациясендә – “Максатка ирешүдә нәтиҗәлелек өчен” – Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Иршат Измайлов, Казанның 9нчы стоматология сырхауханәсе генераль директоры Азат Сабиров, Чаллының 4нче сырхауханәсе баш табибы Светлана Захарова.
“Елның медицина учреждениесе” номинациясендә – “Команданың югары нәтиҗәлелеге һәм профессионализмы өчен” – Республика балалар клиник хастаханәсе, “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәтнең медицина-санитар часте, Чаллының “Перинаталь үзәге” муниципаль учреждениесе.
“Иң яхшы инвестицион проект” номинациясендә – “Евромедик”, Чаллы, “Татнефть” ААҖ, Әлмәт.
“Сәламәтлек саклау тармагы легендасы” номинациясендә – медицина фәннәре докторы Авраам Лихтенштейн.
Искәртеп үтәбез, Татарстанда “Ел табибы – Ак чәчәкләр” I республика конкурсы уза. Конкурс табиблар һәм шәфкать туташларының абруен күтәрү, профессиональ яктан камилләшү өчен өстәмә этәргеч бирү максатын куя. Интернеттан файдаланучыларга бәйге нәтиҗәләренә йогынты ясау мөмкинлеге бирелә: иң яхшы медицина хезмәткәре һәм медицина учреждениесе өчен тавыш бирергә мөмкин.