2008 елгы Олимпиада кунаклары үзләре белән 1 песи һәм 1 эт алып килә ала

Кытай Олимпиада уздыру вакытында чит ил кешеләре өчен үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен игълан итте.
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Кытай Олимпиада уздыру вакытында чит ил кешеләре өчен үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен игълан итте.
«The Guardian» басмасына сылтама белән Lenta.ru хәбәр иткәнчә, 57 пункттан торган исемлек Пекинда Олимпия уеннарының оештыру комитетының рәсми сайтында бастырылган.
Олимпиадада булырга җыенган чит ил гражданнарына спорт чараларына билетларның аларның хуҗасына виза алуны гарантияләмәве җиткерелә. Бу кодекс нигезендә, ил территориясенә террорчылык эшчәнлегендә шикләнелгән, шулай ук йогышлы чирләре булган кешеләрне кертмәячәкләр. Кытайга шулай ук үзләре белән корал, обмундирование, шартлаткыч матдәләр, наркотиклар яки агулар алып керергә омтылган кешеләргә керергә рөхсәт булмаячак.
Моннан тыш, кагыйдәләр Уеннар вакытында кунакханәләрдә яки башка кунаклар кабул итү урыннарында тукталырга җыелмаган чит ил гражданнарына килү вакытыннан алып 24 сәгать эчендә полициядә теркәлү узуны йөкли. Бу кагыйдә шәһәрләрдә урнашырга теләгән кешеләргә кагыла. Авылларда яшәүче шәхси затларда тукталырга җыенган гражданнар полиция бүлегенә 72 сәгать эченә килергә тиеш. Туристларга шулай ук паркларда һәм күперләр астында йоклау тыела.
Кагыйдәләр Кытай җәмгыятенә, икътисады һәм мәдәниятенә зыян китерүче эчтәлектәге басма материалларны, CD һәм башка мәгълүмат чыганакларын тыя. Олимпиаданы оештыручылар сәяси һәм дини эчтәлектәге лозунглар һәм транспарантларны да яраксыз дип тапкан. Митинглар, парад яки акция үткәрергә теләгән кешеләр рөхсәт сорап полициягә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аналитиклар фикеренчә, шул рәвешчә, Кытай Тибет бәйсезлеге тарафдарларының чыгышларын булдырмый калырга тели.
Чит ил кешеләре өчен кагыйдәләр исемлегендә кайбер үзенчәлекле чикләүләр дә бар. Әйтик, Олимпиада кунакларына үзләре белән берәр эт яки песи генә алып килергә рөхсәт ителә.