news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә ветераннарга Җиңү икмәге тапшырдылар

Кара ипине сөлгегә куеп, ветераннарга рәхмәт әйтеп, яшь армияче Әмир Борһанов бирде.

Әтнәдә ветераннарга Җиңү икмәге тапшырдылар
http://atnya-rt.ru/

(Әтнә, 4 май, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Сурия Мингатина). Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Николаевич Погодин һәм Арча-Әтнә хәрби комиссариаты исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады. 

Быел беренче тапкыр хәрби комиссар Алмаз Борһанов Әтнәнең өч ветеранына Җиңү паегын — Җиңү икмәген тапшырды. Кара ипине сөлгегә куеп, ветераннарга рәхмәт әйтеп, яшь армияче Әмир Борһанов бирде. Ипигә өстәп, чәчәк бәйләме, котлау открыткасы, бер сумка бәйрәм күчтәнәче дә әзерләнгән иде, дип хәбәр итте район басмасы.

Бу — хәрби комиссариат Җиңү көне уңаеннан башлап җибәргән чараларның беренчесе. Ә ул Рамазан аен тәмамлаганнан соң, Суслонгерга барып, анда һәлак булганнарны искә алу белән төгәлләнәчәк.

Районда бүгенге көндә 3 ветеран бар. Аларның икесе — Олы Бәрәзә авылы ветераны Мөршидә апа Бәдигова, Чембулат авылы ветераны Габделхәй ага Нурмөхәммәтов Бөек Ватан сугышында катнашкан. Олы Әтнәдә гомер итүче Рәис Вәлиев 1953 елда китеп, Венгрия сугышында катнаша. Бүгенге көндә ул Бөек Ватан сугышы ветераннары дәрәҗәсенә тигезләштерелгән. 

Арча һәм Әтнә районнарыннан бергә 28 501 кеше сугышка китә, аларның 14 000 нән артыгы сугыш кырында ятып кала. Әтнә районы сугышка 3028 ир-егетен озата, диелә хәбәрдә.     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100