Җиңү көненә багышланган чараларда Борис Кузнецов истәлеген мәңгеләштерәчәкләр

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов 2020 елның 12 ноябрендә вафат булды.

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда Җиңү көненә багышланган чараларда былтыр вафат булган Борис Кузнецовның истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

«Борис Кузнецов истәлеген мәңгеләштерү өчен быел Җиңү Көнендә узачак бәйрәмнәрдә чаралар каралган», — диде спикер.

Ул әйткәнчә, Кузнецовның бюсты һәм мемориаль такта эшләнә.  

Советлар Союзы Герое 2020 елның 12 ноябрендә вафат булды. Ул соңгы көннәренә кадәр кадәр ветераннар хәрәкәтендә катнашты һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнде.