Татарстан нефтьчеләре Ютазы районының Урыссу бистәсе урамнарын чистарта

Махсус техниканы су белән «Водоканал» оешмасы тәэмин итә.

(Ютазы, 4 май, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Әлеге сәгатьләрдә «Татнефть» компаниясе бүлеп биргән махсус техника район үзәге урамы юлларын пычрактан арындыра һәм дезинфекцияләү белән шөгыльләнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Республика нефтьчеләре биргән махсус җиһазландырылган ике КамАЗ автомашинасы Урыссу урамнарында 6.00 сәгатьтә үк эшли башлады. Алар үз эшләрен 17.00 сәгатьтә тәмамларга тиеш. Махсус техниканы су белән «Водоканал» оешмасы тәэмин итә. «Төзекләндерү» МУП техникасы да әлеге эшкә җәлеп ителде. 

«Бүген Урыссу бистәсендә барлыгы 19 урам, шул исәптән Икмәк, Клуб, Энергетик кебек кыска тыкрыклар да юыла. Махсус техника, шулай ук, тимер юл станциясе һәм „Солнечный“ микрорайоны урамнарында да эшләячәк», — дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктару үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов.

Якындагы көннәрдә республика нефтьчеләре күрсәтә торган әлеге уңайлыктан тагын бер кат файдалану күздә тотыла.