Пхукеттан кайткан 16 кешене «Ливадия» обсервациясенә урнаштырганнар

4 майда көндез Германиядән кайтучыларны обсервациягә урнаштырачаклар.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Кичә «Ливадия» обсервациясенә Пхукеттан кайткан 16 кеше урнаштырдылар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Шулай ук ул бүген Казанга Берлиннан рейс булачак, дип сөйләде.

«Бүген Берлиннан кайтучылар урнаштырылачак», — диде Лилия Галимова.

Май бәйрәмнәрендә Берлиннан һәм Нур-Солтаннан Казанга ике авиарейс планлаштырылган булуы турында хәбәр ителгән иде.