420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Мөслим, 4 май, «Татар-информ», «Авыл утлары»). Азык-төлек җылмасыннан торган адреслы ярдәм районда яшәүче дүрт балалы мохтаҗ гаиләләргә өләшенде. Район буенча андый ярдәм 120 балага күрсәтелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Азык-төлек пакетлары Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы төзегән исемлекләр буенча таратыла. «Ярдәм янәшә!» «Помощь рядом!» проекты кысаларында республика районнарында йөрүче КамАЗ машинасы бүген Мөслимгә 291 данә азык-төлек җыелмасы китерде. Ярма, токмач, сыек май, консерва, чәй, шикәр һәм тәм-томнар тутырылган тартмалар шунда ук адресатларына таратылды.