Әгерҗе районында 745 мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмалары алды

Бу көнне һәр авыл җирлегенә кишер, чөгендер орлыклары, утырта торган суган да тапшырылды.

(Әгерҗе, 4 май, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Азык-төлек төялгән зур фургон Әгерҗенең үзәк мәйданына килде. Анда 745 гаиләгә азык-төлек җыелмалары тапшырылачак. Машинаны район хакимияте һәм халыкны социаль яклау үзәге вәкилләре, волонтерлар, авыл җирлекләре башлыклары каршы алды.

—      Мохтаҗлар өчен бик зур ярдәм инде бу, — ди Девятерня авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов. — Әйтик, безнең җирлектә җыелманы 24 гаилә алачак. Шуларның 4се — опекуннар гаиләсе, унысы — аз тәэмин ителгән гаилә, 9ы — пенсионерлар, 1се — үзмәшгуль гаиләсе.

Азык-төлек җыелмасыннан тыш, бу көнне һәр авыл җирлегенә кишер, чөгендер орлыклары, утырта торган суган да тапшырылды. Болары Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бүленгән.

Фургонны бушатуда актив катнашкан район башлыгы Валерий Макаров Елена Красноперова һәм Зөлфия Хисмәтуллинага азык-төлек җыелмаларын үзе тапшырды. Әлеге ханымнар да бушлай бала тәрбияләргә алынучылар. Тулаем алганда, мондый ярдәм районның 86 гаиләсенә күрсәтелә.

Фургонга килергә мөмкинлекләре булмаганнарга азык-төлек җыелмаларын волонтерлар тарата. Әйтик, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы тарафыннан 12, яшьләр үзәгеннән 10 кеше килгән.

—      Азык-төлек җыелмаларын үз транспортыбызда таратырга теләк белдердек, — ди Яшьләр үзәге директоры Марсель Шахмин. — Егетләр-кызлар моңа әзер. Кешеләргә ярдәм итүне үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз. 

Азык-төлек җыелмасына карабодай, борчак, макарон, он, үсемлек мае, шикәр комы, тушенка, чәй, вафли, шоколад, солы ярмасы кергән.

Мондый фургон районга тагын өч тапкыр киләчәк.