Галимова: Төркиядән һәм Гоадан кайткан россиялеләрнең Covid-19 га тестлары тискәре

Туристларны 5 майда обсервациядән чыгару планлаштырыла.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Иртәгә «Васильевский» шифаханәсендә Төркиядән һәм Гоадан кайткан россиялеләрнең обсервациясе тәмамлана. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Берникадәр ара белән ясалган тестлар тискәре, финал нәтиҗәләрен көтәбез», — дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

«Казан» халыкара аэропортына Анталия һәм Гоа самолетлары 21 апрельдә кайты. Барлыгы ике судно бортында 200гә якын татарстанлы булган.