Чирмешәндә яшәүчеләргә республика мөхтәсибәте азык-төлек җыелмасы әзерләп җибәргән

Мондый күчтәнәч районда да 130 кешегә бирелде.

(Чирмешән, 4 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәндә яшәүчеләргә республика мөхтәсибәте азык-төлек җыелмасы әзерләп җибәргән. Мондый күчтәнәч районда да 130 кешегә бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Рамазан аенда мохтаҗларга, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү максатында республика мөхтәсибәте азык-төлек пакетлары әзерләгән.