Башкортстанда яшәүчеләргә битлексез өйдән чыгуны тыйганнар

Төбәктә үз-үзеңне изоляцияләү режимы 11 майга кадәр озайтылган.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясен кисәтү өчен битлек режимы керткән. Ул 4 майдан гамәлгә керде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Моңа кадәр республика җитәкчесе коронавирус  таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы боерыкка үзгәрешләр кертте.

Документның яңа редакциясе нигезендә гражданнар 1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанция сакларга  тиеш. Таксида булучылар искәрмә булып тора. 4 майда өйдән чыгуга битлек киеп йөрергә кирәк.

Моннан тыш, үз-үзеңне изоляцияләү режимы хәзер күчемсез милек сатып алу максатларында күпфатирлы йорт яки башка объектка баруга кагылмый, әмма документлар һәм паспорт булырга тиеш.

Үзгәрешләр төзелеш һәм проект-тикшерү эшләрен башкаручы оешмалар эшен, проект документациясен һәм проект тикшеренүләре нәтиҗәләрен, заказчыларның, техник заказчыларның хезмәт функцияләрен, төзелеш барышына авторлык күзәтчелеген һәм төзелеш контролен гамәлгә ашыручы оешмалар, шулай ук биналарның һәм корылмаларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын монтажлау, техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар эшен рөхсәт итә.

Хәбиров 31 марттан төбәктә гражданнарның үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. Башкортстанда яшәүчеләргә якындагы кибеткә, даруханәгә барырга,  чүп-чар чыгарырга, өйдән 150 метр радиуста йорт хайваннарын йөртергә рөхсәт ителә. Өйдән чыгучыларның паспортлары булырга тиеш. 9 апрельдән Хәбиров үз изоляция режимын катгыйландырды, балаларга урамга 18.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр, ә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә 18.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр чыгуны тыйды. Хөкүмәтнең соңгы мәгълүматлары буенча, төбәктә үзизоляцияләү режимы 11 майга кадәр озайтылган.