Апаста ветераннарның бакчасына агач үсентеләре утырталар

Апаста яшәүчеләр «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды.

(Апас, 4 май, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләйлә Шиһабиева). Апаста яшәүчеләр «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды. Волонтерлар, «Яшь армиячеләр» Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрит Юнысовның өендә булып, Апас мәктәбе укучылары әзерләгән карлыган үсентеләре утырттылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 13 ветеран яши.

Апаста яшәүчеләр «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды. Ветераннарның бакчаларына берьеллык, күпьеллык чәчәкләр, үсентеләр утыртылачак.

Җәй дәвамында үскәннәрен күзәтеп, сулар сибеп, көзен җыештыру эшләрендә дә катнашу көтелә. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге башкарма секретаре Румия Идрисова шулай дип белдерде.