ТР урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстанда югары янгын куркынычы турында кисәтә

Республиканың кайбер районнарында янгын куркынычының 4нче классы көтелә.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын югары янгын куркынычы турында кисәтә . Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 майда урманнарның югары, дүртенче класс янгын куркынычы түбәндәге районнарда көтелә: Әлмәт, Зәй, Нурлат, Чирмешән, Әлки, Аксубай, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Ютазы.

Татарстан урманчылары ут белән бик сакчыл эш итәргә киңәш бирә. Барлык яну очраклары турында республика халкы турыдан-туры урман сакчыларына бушлай телефон аша хәбәр итә ала: 8-800-100-94-00.