Татарстанда кырау булачак - Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе

Республикада урыны белән туфракта 0 дән 3 градуска кадәр салкын булуы мөмкин.

(Казан, 4 май, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте Татарстан территоририясендә урыны белән 5 һәм 6 майда төнлә һәм иртән һава температурасы 0 дән -1 градуска кадәр салкынаячагы турында кисәтә.

Шуның белән бергә җир катламында 0 дән -1 градуска кадәр салкынайтып, кырау төшүе мөмкин.
6 майда республиканың көньяк районнарында салкыннар фаразлана.