4 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Георгий тасмасын тагуның да үз серләре бар, язучылар Казан турында әсәрләр тудырачак,Бәчек авылы зиратында мәхшәр оештыручы табылган.

Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы утырышында катнашты/ РФ Президенты рәислегендә төбәк башлыклары һәм депутатлар күп функцияле үзәкләр челтәрен үстерү, социаль хезмәтләрнең бәйсез бәясе, авария хәлендәге

Георгий тасмасын тагу буенча Россиядә кагыйдәләр катгыйланды/ Хәзер тасманы пиджакның күкрәк турысындагы кайтармасына гына тагарга рөхсәт ителә.

Академик Радик Салихов - Бөек Ватан сугышы темасы һәрвакыт актуаль/ Бүген «Нам жить и помнить. Татарская АССР в годы Великой Отечественной войны (1941-1945 гг.)» дигән китапны тәкъдим иттеләр.

Казан турында мәңгелек мифны язучылар уйлап табарга тиеш - Илдар Әбүзәров/ Казанны бөтен дөньяга бары тик язучылар гына таныта ала, ди Пушкин һәм Катаев әдәби премияләре лауреаты, татар язучысы Илдар Әбүзәров.

Галим Әлфәт Закирҗанов Элвин Грей исемен дәреслекләргә кертүгә карата фикерен белдерде/ Әдәбиятчы җыр яки театр сәнгатендә уңышка ирешкән яшьләр белән соклануны, аларга охшарга теләү яки үрнәк итеп куеп, дәреслеккә кертүне хупламый.

Гөлназ Сәфәрова һәм Ләйсән Хаҗиева “милли пәрәмәч”кә әверелмичә милли киенү серен ачты/ Модельер Ләйсән Хаҗиева "Ләйсән сәйләннәре" исемле кичәдә милли кием коллекцияләре тәкъдим итә.

Бәчек авылы зиратында кабер ташларын мәсхәрәләүдә шикләнелгән кеше билгеле/ Кабер ташларына зыян салуда шушы авылда яшәүче психик яктан авыру кеше шикләнелә.

Эдуард Галиев: Татарстан чаңгы спорты өчен сезон иң уңышлысы булды/ Татарстан чаңгычылары бу сезонда барлыгы 62 медаль яулаган, шуның 22се – "алтын".

Татарстанда кырау булачак - Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе/ Республикада урыны белән туфракта 0 дән 3 градуска кадәр салкын булуы мөмкин.