Узган атнада ашыгыч ярдәм табиблары 8 меңнән артык чакыру кабул иткән

Бер атна эчендә ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы җәмәгать урыннарына 1383 тапкыр барган

  (Казан, 4 май, «Татар-информ»). 25 апрельдән 1 майга кадәр ашыгыч ярдәм табиблары 8205 чакыру буенча хезмәт күрсәткән, дип хәбәр ителә шәһәр мэриясе порталында.
Чакыруларның 6253е төрле авырулар белән бәйле, шул исәптән мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 169 очрак, кискен миокард инфаркты буенча 49 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 103 чакыру килгән.
Бер атна эчендә ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы җәмәгать урыннарына 1383 тапкыр барган. 1197 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 55 тапкыр чакырылганнар, аларда 53 кеше зыян күргән, 26 кеше хастаханәгә озатылган,2 кешенең гомере өзелгән.
Янгын очракларына табиблар 38 тапкыр чакыртылган, аларда 5 кеше зыян күргән.