Узган атнада 28 татарстанлының ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган

Чаллыда шундый 13 очрак теркәлгән, Казанда - 7

 (Казан, 4 май, «Татар-информ»). 21-27 апрельдә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруы 28 очрагы ачыкланган, дип хәбәр иттеләр Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсендә.
Аерым алганда, узган атнада Чаллыда шундый 13 очрак теркәлгән, Казанда -7, ТР Түбән Камада - 3, ТР Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лениногрск, Тукай районнарында - берәр очрак.