Татарстанда яшенле яңгыр көтелә

Казанда төнлә 9 градуска кадәр җылы булуы фаразлана, ә көндез 18 градуска кадәр җылытачак

 (Казан, 4 май, «Татар-информ», Кристина Иванова). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 5 майда көндез республика буенча яшенле яңгыр көтелә, шул вакытта төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге 16 м/секундка кадәр җитәчәк.

Синоптиклар фаразларына караганда, иртәгә көндез Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен булачак. Төнлә температура 5-10 градус җылы булса, көндез 19 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә 9 градуска кадәр җылы булуы фаразлана, көндез - 18 градус.