Сокуры авылында суд приставлары кафе эшчәнлеген туктаткан

РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе санитар-эпидемиологик таләпләр бозылуын ачыклаган

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Лаеш районы суды карары нигезендә, суд приставлары юл кырыендагы “Восток” кафесы эшен 90 тәүлеккә туктатып тора. Моның сәбәбе – Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсенең санитар-эпидемиологик таләпләр бозылуын ачыклавында.

 Башкарма производство кузгатылганнан соң, суд приставлары алдагы көнне суд карарын үтәү өчен шул урынга барган. Нәтиҗәдә, кафе ябылган. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.