Бер атнада Татарстанда эшсезлек күрсәткече кимегән

Татарстанда теркәлгән эшсезлек күрсәткече икътисади актив халыкның 0,88 процентын тәшкил иткән

 (Казан, 4 май, «Татар-информ»). 3 майга булган мәгълүматларга карганда, Татарстанда мәшгульлек үзәкләрендә 18 мең 98 эшсез граждан теркәлгән. Узган хисап көне белән чагыштырганда, бу 334 кешегә әзрәк.
Татарстанда теркәлгән эшсезлек күрсәткече икътисади актив халыкның 0,88 процентын тәшкил иткән.
Эш бирүчеләр республиканың мәшгульлек хезмәте органына 27 мең 430 вакансия тәкъдим иткән. Хисап атнасында алар 1709 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән.
27 апрельдән 3 майга кадәр 539 граждан эшсез дип танылган. Аларның 265 е үз теләге буенча эштән киткән. Оешма ябылу яки хезмәткәрләр штаты кыскартылу сәбәпле, 62 татарстанлы эшсез дип танылган, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.