Радио көнендә Александр Поповның юбилеена багышланган сайт эшли башлаячак

Быел радионы уйлап табучы галимнең тууына 150 ел тулды
(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Агымдагы елның мартында радионы уйлап табучы күренекле галим Александр Поповның тууына 150 ел тулды. Бөек рус галименең юбилее елында аңа багышланган чаралар Бөтенроссия масштабында ел дәвамында узачак. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, күптән түгел РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында узган оештыру комитеты утырышында бөек галимнең юбилеена багышланган чаралар планы расланган.

План федераль министрлык һәм төбәкләр тарафыннан оештырылачак 240 тан артык чараны берләштерә. Алар арасында тантаналы утырышылар, фәнни конференцияләр, “түгәрәк өстәл” утырышылары, конкурслар, галим тормышы һәм иҗаты белән бәйләнешле истәлекле урыннарны саклау буенча башкарыласы эшләр, яңа күргәзмә экспозицияләрен оештыру һ.б. бар.

РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән юбилей уңаеннан Александр Поповның интернет-сайты эшләнде. Аның ачылышы 7 май-Радио көненә планлаштырылган.