Владимир Путин Федераль Җыенга 2020 елгы юлламаның үтәлеше буенча киңәшмә үткәрәчәк

Яңа юлламаның датасы әлегә билгеле түгел.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга 2020 елгы юлламада билгеләнгән йөкләмәләрнең үтәлеше турында доклад тыңлаячак.

«Россия 1» телеканалы хәбәр иткәнчә, киңәшмә киләсе атнага планлаштырылган.

Әйтик, узган елда Президент тарафыннан куелган бурычлар арасында Конституциягә кайбер үзгәрешләр кертү (җәен кабул ителде), социаль түләүләр программасын озайту, тормыш өчен кирәкле дарулар белән тәэмин итү, югары уку йортларында бюджет урыннарын арттыру һ.б. бар.

Яңа юлламаның датасы әлегә билгеле түгел.

Россия Президенты элегрәк Хөкүмәткә 2021 елда төбәкләргә ярдәм күрсәтү параметрларын билгеләргә кушкан иде. Аларны әзерләүгә Путин ике атна вакыт бирде, чөнки ул әлеге мәсьәләне Федераль Җыенга быегы юлламага кертергә ниятли.