Бөгелмә укучысы Егор Сухов «Magic Universe» халыкара конкурсында «Гран-При» алды

Егор Сухов Эдуард Успенскийның «Про Сидоров Вову» әсәрен укып, югары осталык һәм артистлыгын күрсәтеп, жюрины таң калдыра.

(Бөгелмә, 4 апрель, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бөгелмә укучысы Егор Сухов «Magic Universe» халыкара конкурсында «Гран-При» алды.

«Magic Universe» халыкара конкурсының финалы кичә Казанда Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узды. Анда балалар үзләренең көчләрен җыр, бию башкаруда, инструменталь уен коралында уйнауда, шигырь укуда сыный алды.

«Жюри безнең хезмәтне шулай югары бәяләр, дип көтмәдек тә. Баштан югалып калдык. Бигрәк тә Егор. Бүләген алырга ул сәхнәгә әнисе белән чыкты», — дип сөйли «Ныклы гаилә» клубының иҗат студиясе җитәкчесе Гүзәл Медведева.

Егор Сухов икенче группа инвалид. ДЦП белән авырый. Бөгелмәдән Казанга булган сәфәрне гаиләгә Альберт Кәримов оештыра. Гаилә аңа халыкара конкурста катнашу мөмкинлеге һәм матди ярдәм күрсәтүе өчен зур рәхмәтен белдерә.