news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә 52 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк

Җиһазлар җыелмасы һәр ишегалды өчен аерым билгеләнә.

Бөгелмәдә 52 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк
https://bugulma.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Бөгелмә районы ишегалларында ремонт эшләре апрель азагы-май башында башланачак. Районда 2021 елда 52 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

Төзекләндерү схемаларын килештерү апрель аенда башланачак. Җиһазлар җыелмасы һәр ишегалды өчен аерым билгеләнә. Бөгелмәлеләр эш барышын контрольдә тота алсын өчен, схемалар шулай ук сайтта урнаштырылачак . Бу турыда Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

Ишегалларында түбәндәге эшләр башкарылачак: юллар һәм тротуарларны төзү һәм ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары, ком катламында балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, яктырту баганалары һәм гамәлдәгеләрен яңарту, каты көнкүреш калдыклары зонасын урнаштыру өчен асфальт-бетон мәйданчыгы оештыру, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру.

2021 елга планлаштырылган ишегалды территорияләренең адресларын Бөгелмә муниципаль районы сайтында карарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot