news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зур Кукмарада яшәүчеләр өлкәннәргә булышырга теләк белдерде

Алар теркәлү узды, белгечләр алар белән инструктаж уздырды, мөһим саклану чаралары белән тәэмин итте һәм кирәкле документлар бирде.

(Кукмара, 4 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Зур Кукмарада яшәүче Динар Рәхимуллин, Илназ Рәхимуллин, Рәдиф Газизуллиннар волонтёр булырга һәм үзүзеңне изоляцияләүдә булган өлкән яшьтәге авылдашларына ярдәм итәргә теләк белдерде. Бу турыда район газетасы корреспондентларына Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев сөйләде.

«Җирлектә өлкәннәр күп, бүгенге ситуациядә алар ярдәмгә мохтаҗ. Кайберләренең өйләренә азык-төлек һәм дарулар алып барырга кирәк. Зур Кукмарада яшәүче Динар Рәхимуллин, Илназ Рәхимуллин һәм Рәдиф Газизуллиннар волонтёр булып, өлкән авылдашларына ярдәм итәргә теләк белдерделәр», — дип сөйләде Ришат Хәнәфиев.

Алар «Тылсым» үзәгендә теркәлү уздылар, белгечләр алар белән инструктаж уздырды, мөһим саклык чаралары белән тәэмин иттеләр, кирәкле документлар бирделәр. Өчесенең дә шәхси автомобильләре бар. Җирлек башлыгы үзе дә волонтёрлык эшчәнлегенә кушылган. Волонтёрлар эшкә керешергә әзер.

Ярдәм турындагы мөрәҗәгатьләр «кайнар линия» телефонына 8(84364)2-84-37 номеры аша «Тылсым» үзәге белгечләре тарафыннан кабул ителә. Мөрәҗәгатьләр үз чиратында волонтёрларга җиткерелә. «Кайнар линия» телефоны 8.00-18.00 сәгатьләргә кадәр эшли.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100