news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Яхина: Пандемия – агрессиягә каршы прививка ул

Әле беркайчан да барлык илләрне мондый масштабтагы гомуми афәт берләштермәгән һәм әлеге бәла-казага каршы көрәштә алар барлык этапларны бергәләп кичермәгән иде, ди Гүзәл Яхина.

Гүзәл Яхина: Пандемия – агрессиягә каршы прививка ул
архив/Рамиль Гали

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Язучы, «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы, «Зур китап» һәм «Ясная поляна» премияләре лауреаты Гүзәл Яхина Ria.ru сайтындагы «Творцы на карантине» дигән яңа проектта үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Әле беркайчан да барлык илләрне мондый масштабтагы гомуми афәт берләштермәгән һәм әлеге бәла-казага каршы көрәштә алар барлык этапларны бергәләп кичермәгән иде. Барлык дәүләтләр дә вируска каршы көрәш аша уза яки узачак. Үз коймаң артыңда, үз утравыңда, үз континентыңда утырып калу мөмкин булмаячак.

Интернет дөньясы безгә Җир шарының бик күп нокталарында барган вакыйгаларны күзәтергә мөмкинлек бирә. Коронавирус инфекциясе йоктыручылар һәм әлеге авырудан үлүчеләр саны турында сводкалар, монархлар һәм дәүләт җитәкчеләренең карантинга китүе, социаль челтәрләрдә күңелне дулкынландыра торган шәхси фикерләр – безгә биш континенттан туктаусыз мәгълүмат ташкыны агыла. Моннан качып котылып булмый. Бүген без башкаларның тормышы турында күп нәрсәне белеп яшибез.

Ә бит әле күптән түгел генә дөньяда агрессия хакимлек итә иде. Сәүдә, нефть, санкция, пропаганда сугышы, кайнар нокталарда чып-чын бәрелешләр бара иде. Бүген боларның барысы да (яки бөтенесе дә диярлек) әһәмиятсез әйбер кебек икенче планга күчте.

Нәтиҗәдә, пандемия агрессиягә каршы прививка булып чыкты», - дип искәртте Гүзәл Яхина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100