Фазлыева: Чаллыдан коронавирус таралуны чикләү шартлары турында сораулар күп килә

«Халык белән аралашуны максималь арттыруны сорыйм. Аралашу форматын үзегез уйлагыз», - дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр урынбасары урындагы җитәкчеләргә.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус таралуга юл куймау максатыннан чикләү чараларын исәпкә алып, Чаллыдан хакимият органнарына бик күп сораулар яудыралар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында сантар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

«Башка зур территорияләрдән сораулар юк диярлек. Чаллыдан шикаятьләр, сораулар күп. Халык белән аралашуны максималь арттыруны сорыйм. Аралашу форматын үзегез уйлагыз», — диде вице-премьер.

Ул Чаллыда яшәүчеләр төрле характердагы сораулар белән мөрәҗәгать иткәнен әйтте. «Президент Аппаратына, Министрлар Кабинетына, Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгына да сорауларны күп өйделәр. Бик күп шалтыратулар килеп ирешә», — диде.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, битлекләр белән тәэмин итү мәсьәләсе дә актуаль. «Бүген Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арсеналындагы битлекләр җитәрлек түгел. Республикада 16 оешма битлекләр тегү белән шөгыльләнә. Һәр территориядә битлекләр тегү белән мәшгуль кешеләр бар», — диде.

Ул пассажирлар ташу буенча муниципальара хәрәкәттә чикләүләр дәвам итүен искәртте. «Транспорт министрлыгы кайнар линиясе яхшы режимда эшли», — диде.