Язгы чакырылышта 160 зәйле армия сафларына җибәреләчәк

Хәрби комиссариатка быел 550 шәһәрле чакыртылган

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Язгы чакырылышта 160 зәйле армия сафларына җибәреләчәк, дип хәбәр итә “Зәй ТВ” хәбәрчеләре.
Хәрби комиссариатка быел 550 шәһәрле чакыртылган. Шуның 400 генә килгән. Медицина тикшерүе үткән 400 егетнең 250 генә хезмәткә яраклы дип табылган. Калганнары аю табаны, язва, тире авырулары белән җәфалана. Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.